Заман җилләре

Дуслар, яшьлек дуслар,
Нәрсә булды безгә
Йөрәкләрдә җылы калдымы?
Әллә заман җиле
Безнең җаннарга да
Эремәслек бозлар салдымы?!

Заман, заман, заман, җилләре
Безне инде мең кат җилгәрде.
Җирдә аунап, тәгәрәп үскәнгә
Матурырак идем элгәре.

Гомер агышларын
Кире борып булмый
Ышанасы гына килми шул.
Егет чакка кайтып,
Шашып гармун тартып,
Җырлап узарга да бирми шул.

Заман, заман, заман, җилләре
Безне инде мең кат җилгәрде.
Җирдә аунап, тәгәрәп үскәнгә
Матурырак идем элгәре.

Бәлки һәркемгә дә
Шулай тоеладыр —
Безнең яшьлек сагынып үләрлек.
Тик бер кичкә кайтып
Утырып җырлар өчен
Гомерләрең белән түләрлек.

Заман, заман, заман, җилләре
Безне инде мең кат җилгәрде.
Җирдә аунап, тәгәрәп үскәнгә
Матурырак идем элгәре.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »