Эх, алмасы

Алма бирсәң — бир пар алма,
Парлап гомер кичәрбез,
Утларын бергә йотарбыз,
Суын бергә эчәрбез.

Эх, алмасы, алмасы ла,
Балдан татлы, ширбәтле,
Янып-сөеп бергә яшәү
Бал-ширбәттән кыйммәтле.

Иреннәрең — пешкән җиләк,
Бит — очларың ал алма.
Яннарымнан китмә ерак,
Юлларымнан югалма.

Эх, алмасы, алмасы ла,
Балдан татлы, ширбәтле,
Янып-сөеп бергә яшәү
Бал-ширбәттән кыйммәтле.

Алма булгач, алма булсын,
Агачында өлгерсен.
Җиткән бәхет алмалары
Безнең өчен өзелсен.

Эх, алмасы, алмасы ла,
Балдан татлы, ширбәтле,
Янып-сөеп бергә яшәү
Бал-ширбәттән кыйммәтле.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.9 (11 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »