Яшьлегем хисләре (беренче вариант)

/"Сибелә чәчәк" драмасыннан/

Сәхраларда ялгыз йөргән чакта
Яратам мин чәчәк исләрен.
Бүләк итәм, бәгырем,
Ал, тартынма, ал син
Яшьлегемнең кайнар хисләрен.

Сәхраларда ялгыз йөргән чакта
Мин дә сөям чәчәк исләрен.
Тап төшермәм, бәгырем,
Тап төшермәм аңар,
Шаһит булыр барлык дусларың.

Сәхраларда ялгыз йөргән чакта
Җилләр исеп чәчне тарата.
Бәхет бит ул, дуслар,
Шуны онытмагыз, —
Ул саф йөрәкләрне ярата.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.8 (16 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »