Әнкәйләр сабырлыгы

Категория: көе сүзләре

Барсына да ничек түзәсең син.
Кайдан килә шундый сабырлык?..
Әнкәйләрдә булган сабырлыкка
Кабат-кабат хәйран калырлык.

Шатлыкларга ярсып шатланса да,
Газапларга түзә тын гына…
Еламый да әнкәй, зарланмый да —
Күзләрендә сабыр моң гына.

Гомереңнен авыр юлларында
Җил-давыллар мәңге тынмады.
Канатларың сынган чаклар булды,
Сабырлыгың гына сынмады.

Гомерләрең буе сабыр иттең,
Аның да бит чиге буладыр —
Күңелләрең тулса, иңнәремә
Башларыңны салып ела бер.

Еламый да әнкәй, зарланмый да,
Газапларга түзә тын гына.
Йөрәгендә, бәлки, мең ярадыр,
Күзләрендә сабыр моң гына.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
« »