Өзмә үзәгемне

Категория: көе сүзләре

Сине юксынып, бу дулкыннар
Борчыла, ыргыла, шаша.
Син булмасаң, киң диңгезләр,
Таулар миннән ераклаша.

Кил, гүзәлем, ялындырма,
Өзмә, татлым, үзәгемне.
Уйчан диңгез буйларыннан
Эзлимен шук күзләреңне.

Әгәр килсәң, күңлем күрсәң,
Җанга рәхәт, хискә җылы.
Саф мәхәббәт нурын сипсә,
Тормыш матур, тормыш тулы.

Кил, гүзәлем, ялындырма,
Өзмә, татлым, үзәгемне.
Уйчан диңгез буйларыннан
Эзлимен шук күзләреңне.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.1 (7 голосов)
« »