Шәмбалыкчы

Тау ягында Шәмбалыкчы,
Болынлыклар, урманнар.
Җырга гашыйк, сүзгә тапкыр
Яши дуслар, туганнар.

Шәмбалыкчы, балыкчы,
Балыкчы, Шәмбалыкчы.
Беркайда да табалмассың
Андагы матурлыкны.

Монда туган җырчы Фәхри,
Эчкән чишмә суларын.
Сандугачкай моңы белән
Яңгыраткан кырларын.

Шәмбалыкчы, балыкчы,
Балыкчы, Шәмбалыкчы.
Беркайда да табалмассың
Андагы матурлыкны.

Яшьләр чишмә буйларында
Уенлыкта җырлыйлар.
Кайнар мәхәббәт сүзләрен,
Җырчы моңын саклыйлар.

Шәмбалыкчы, балыкчы,
Балыкчы, Шәмбалыкчы.
Беркайда да табалмассың
Андагы матурлыкны.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »