Авылым тавышлары

Шау-шулы шәһәргә бәйле
Булса да шул язмышым,
Һәр җәйне тыңларга сусап
Кайтам авылым тавышын.

Җырлый чишмә, сайрый кошлар,
Җырлыйлар арышларым.
Һава сыман кирәк миңа
Авылым тавышлары.

Моңлы сандугач уята
Саф балачак хисләрен.
Яшьлек җырларын яңарта
Тальян моңы кичләрен.

Җырлый чишмә, сайрый кошлар,
Җырлыйлар арышларым,
Һава сыман кирәк миңа
Авылым тавышлары.

Туйлар уза, җырлап уза
Кыңгыраулы тавышы.
Авылымның моңнарыннан
Аермасын язмышым.

Җырлый чишмә, сайрый кошлар,
Җырлыйлар арышларым,
Һава сыман кирәк миңа.
Авылым тавышлары.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.8 (25 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »