Кырлай

Ямьле Кырлай буйлары ла,
Матур урман, кырлары шул,
Матур урман, кырлары.
Кырда үскән курай кебек
Зифа Кырлай кызлары.

Эшчән егет, эшчән кызлар
Эшләп үсәләр бездә шул,
Эшләп үсәләр бездә.
Шуңа күрә без алабыз
Мул уңышлар һәр көздә.

Авыл уртасында к(ы)луб,
Әйләнәсе гел чәчәк шул,
Әйләнәсе гел чәчәк.
Матур бүгенге көнебез,
Таг(ы) да матур киләчәк.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 1 (1 голос)
« »