Балык Бистәсе таңы

Ниләр тарта икән сиңа —
Урман-кырларың микән,
Шунда калган балачакның
Тәүге җырлары микән?

Үзенә тартадыр һаман
Балык Бистәсе таңы.
Балык Бистәм, синдәгедәй
Алсу таңнар юк тагы.

Әллә тартамы үзенә
Әби-бабамнар җаны?
Кайтмыйм, дигән чаклар була,
Очынып кайтам тагын.

Үзенә тартадыр һаман
Балык Бистәсе таңы.
Балык Бистәм, синдәгедәй
Алсу таңнар юк тагы.

Әллә тартамы үзенә
Кузгалаклы болыннар?
Йөгереп каршы чыгар сыман
Шунда көткән колыннар.

Үзенә тартадыр һаман
Балык Бистәсе таңы.
Балык Бистәм, синдәгедәй
Алсу таңнар юк тагы.

Ниләр тарта икән сиңа —
Җавабын таба алмыйм.
Ал бирсеннәр, гөл бирсеннәр,
Читләрдә кала алмыйм.

Үзенә тартадыр һаман
Балык Бистәсе таңы.
Балык Бистәм, синдәгедәй
Алсу таңнар юк тагы.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »