Бондюглылар җыры

Яши безнең данлы завод
Тойма суы буенда.
Без җырлыйбыз яңгыратып
Бондюглылар турында.

Их, безнең Бондюгның
Матур да соң таулары.
Кама буен җанландыра
Машиналар шаулавы.

Йөз ел элек бу урында
Картлар завод корганнар.
Үсә завод, үсә йортлар,
Үсә яшел урманнар.

Их, безнең Бондюгның
Матур да соң таулары.
Кама буен җанландыра
Машиналар шаулавы.

Бондюглылар йөрәгендә
Тыныч хезмәт ялкыны.
Җиңүләргә рухландыра
Безне халык акылы.

Их, безнең Бондюгның
Матур да соң таулары.
Кама буен җанландыра
Машиналар шаулавы.

Утыр да кил пароходка,
Кил безгә, эшчән кеше.
Кунак итәр Бондюг сине —
Илебезнең кояшы.

Их, безнең Бондюгның
Матур да соң таулары.
Кама буен җанландыра
Машиналар шаулавы.

Голосов пока нет
« »