Шәле тәрәзәләре

Кояш нурларыннан эрләп
Шәл бәйли киленнәре.
Ил җылысын тояр идең —
Шәлегә бер кил әле.

Олы юлдан каршы ала
Пардан киенгән нарат.
Тәрәзәләр сине көтә,
Шул наратларга карап.

Тәрәзәләр — яз өлгесе,
Таллары — яшел бәйләм.
Чәчәкләр иркен җәйләүгә
Чигүле яулык җәйгән.

Олы юлдан каршы ала
Пардан киенгән нарат.
Тәрәзәләр сине көтә,
Шул наратларга карап.

Җирдә-күктә шат авазлар,
Кызлар җыры кырларда.
Йөрәкләр ашкына кырга
Шул җырларны тыңларга.

Олы юлдан каршы ала
Пардан киенгән нарат.
Тәрәзәләр сине көтә,
Шул наратларга карап.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.5 (6 голосов)
« »