Бәгырем диярмен (беренче вариант)

Тал бөреле, тал бөреле,
Тал бөреле була ул.
Җан яраткан, күңел тарткан
Яр бер генә була ул.

Бәгырем, диярмен,
Сүрелмәс булсаң гына;
Өзелеп сөярмен,
Үземә булсаң гына.

Иркәм, кара күзләреңне
Тагын бер күрсәм иде.
Син дә, бәгърем, минем кебек
Өзелеп сөйсәң иде.

Бәгырем, диярмен,
Сүрелмәс булсаң гына;
Өзелеп сөярмен,
Үземә булсаң гына.

Матур итеп карап тора
Синең кара күзләрең.
Йөрәгемә ут салдылар
Сөям дигән сүзләрең.

Бәгырем, диярмен,
Сүрелмәс булсаң гына;
Өзелеп сөярмен,
Үземә булсаң гына.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (10 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »