Шәһри Болгар (беренче вариант)

Категория: көе сүзләре

Шәһри Болгарларның, ай, капкасы,
Ал шәфәкъләр батмый ябылмас;
Дөньяларны гизеп эзләсәм дә,
Синең кебек ярлар табылмас.

Шәһри Болгар тавы, ай, текәдер,
Асыл кошлар очып үтәдер;
Чәчәк көннәремнән ялгыз калып,
Гомерләрем зая үтәдер.

Шәһри Болгарларның манарасы,
Унар чакрым икән арасы;
Гомерем буйларына китмәс инде
Янган йөрәгемнең ярасы.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »