Акъяр көе

Акъяр дигән моңлы көйне
Кемнәр уйлап чыгарган?
Җырласам, еларсың кебек,
Керфек очың чыланган.

Агыйдел камышларыннан
Көймәләр уралмадым.
Синең нурлы йөзләреңне
Туйганчы күралмадым.

Агыйделдә ак пароход
Каршы бара агымга.
Бәгырькәем, саргаерсың,
Ул кадәрле сагынма.

Туган авылың турында
Матур җырлар эзләрсең.
Акъяр авылын бик сагынсаң,
Кайтмый ничек түзәрсең?..

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.6 (8 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »