Гөрләп үсә Әгерҗебез
Туган ил кочагында.
Былбыл моңы талларында
Таңнар аткан чагында.
Иж буйлары бигрәк ямьле,
Бормалы юллар;
Яшьлегемә канат булып
Тибрәлә җырлар.
Ягыбызны иңләп уза
Илнең корыч юллары.
Киң кырларның Чал Уралга
Кушылган урыннары.
Иж буйлары бигрәк ямьле,
Бормалы юллар;
Яшьлегемә канат булып
Тибрәлә җырлар.
Бөдрә наратларга карап
Елмая зәңгәр Кама.
Ераклардан сәлам биреп,
«КамАЗ» утлары яна.