Салагышта үскән камыш мин

Категория: көе сүзләре

Мин җилләрне таныйм,
Мин җилләрне аңлыйм,
Кай яклардан гына исмәсен.
Туган якның төсен,
Туган якның исен
Оныткандыр инде, димә син.

Көн ягыннан бер таң җиле килсә,
«Тавышларың бигрәк таныш», дим.
Кушылам да аңа җырлый башлыйм,
Салагышта үскән камыш мин.

Казлар: «Кыйгак!» — диде, —
Саудыр кыяк иле,
Шаулый булыр безнең дәрьялар.
Туган якның төсен,
Туган якның исен
Оныттырмый торган гүзәл бар.

Көн ягыннан бер таң җиле килсә,
«Тавышларың бигрәк таныш», дим.
Кушылам да аңа җырлый башлыйм,
Салагышта үскән камыш мин.

Сыгылыйк әле бергә,
Сайлыйк әле бергә
Камыш кына белгән тавышны.
Без игезәкләр икән,
Без сирәкләр икән,
Салагышның сайрар камышы.

Көн ягыннан бер таң җиле килсә,
«Тавышларың бигрәк таныш», дим.
Кушылам да аңа җырлый башлыйм,
Салагышта үскән камыш мин.

Голосов пока нет
« »