Әтнәм — туган яккаем

Хәтфә таулар, яшел үзәннәрем,
Җир җиләге пешкән болыннар…
Туган якта мине былбыл иткән
Үзем генә белгән җырым бар.

Әй Ашытым, мин бит гашыйкмын
Бормаланып аккан суыңа.
Әтнәм минем — сөеп туймас илем,
Дәртле моңнар өстә җырыма.

Ничек онытыйм, еракларга китеп,
Кояшка тиң Әтнә халкын мин?!
Түзә алмам сагыну сагышына, —
Кошлар булып очып кайтырмын.

Әй Ашытым, мин бит гашыйкмын
Бормаланып аккан суыңа.
Әтнәм минем — сөеп туймас илем,
Дәртле моңнар өстә җырыма.

Иркәләнеп назлы җилләреңдә,
Буй үстергән моңлы балаң мин.
Ташлый алмыйм яшел ярларыңны,
Гомерлеккә синдә калам мин.

Әй Ашытым, мин бит гашыйкмын
Бормаланып аккан суыңа.
Әтнәм минем — сөеп туймас илем,
Дәртле моңнар өстә җырыма.


* Әтнә районы Күңгәр урта мәктәбе директоры Габидуллин Наил Галиевич заказы буенча язылган.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.5 (6 голосов)
« »