Яшәргә икән, яшәргә!

Эгәр йөрәк янмый икән,
Нигә ул андый йөрәк?
Ул йөрәкнең януыннан
Янмавы хәерлерәк.

Янарга икән, янарга,
Янарга азаккача,
Иң ахыргы ләззәткәчә,
Иң соңгы газапкача.

Кемгә кирәк аҗагандай
Тонык кына яшнәвең?
Яхшырактыр яшнәмәвең,
Яхшырактыр дәшмәвең.

Яшнәргә икән, яшнәргә,
Йөрәкләр көл булганчы,
Мизгелгә генә булса да
Төннәрең көн булганчы.

Эгәр янып яшәмәсәң
Яшәвең кемгә хаҗәт?
Э бит яшиләр шундыйлар,
Яшиләр — шунысы гаҗәп.

Яшәргә икән, яшәргә
Үзеңне җәлләмичә.
Безгә диелгән гомерләр
Түгел бит әллә ничә…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.1 (7 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »