Бөдрә таллар (икенче вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Ашыкма син! Ерагайма!
Үткәннәрнең моңын кем тыңлар?
Балачагың гөрләп үткән инеш буйларында
Зарыгып көтә сине, сагынып, бөдрә таллар.

Ашыкма син! Тайгак юллар.
Хәл алырга ирек бирми алар.
Мең шифалы булыш белән сине дәваларга
Офыкларга карап көтә бөдрә таллар.

Ашыкма син ваз кичәргә
Өмет булып сызылып ата таңнар.
Заманының давылында хакың юк үләргә
Сине сагынып көтә моңда бөдрә таллар.

Онытма син — гомер кыска
Кошлар булып күктә оча еллар.
Гөнаһларың күптер диеп, синең өчен һаман
Су буенда намаз укый бөдрә таллар.

Ашыкма син! Ерагайма!
Үткәннәрнең моның кем җырлар!
Бала чагың гөрләп үткән инеш буйларында
Зарыгып көтә сине, сагынып, бөдрә таллар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (5 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »