Дәрвиш юлы

Салыгызчы миңа татлы шәрап,
Төшим әле күңел төбенә.
Бер минутка, бер мизгелгә генә
Күтәрелим йолдыз күгенә.

Эй дәрвиш, ал кулыңа касә,
Уртак бүлик күңел йөгеңне.
Дөнъя гизеп ниләр күргәнеңне,
Сөйлә әле, сөйлә, сөйлә сереңне.

Эй духанчы. Син кызганма берүк,
Сал тутырып ширбэт суыңны.
Сагыш тулган яшьлек җәясеннән
Эзләп китәм аткан угымны.

Эй дәрвиш, ал кулыңа касә,
Уртак бүлик күңел йөгеңне.
Дөнъя гизеп ниләр күргәнеңне,
Сөйлә әле, сөйлә, сөйлә сереңне.

Тик боекма инде, ялгыз юлчы,
Язмышыбыз — Алла кулында.
Күңел күктә, тәнем җирдә минем
Җаным йөри, дәрвиш юлында.

Эй дәрвиш, ал кулыңа касә,
Уртак бүлик күңел йөгеңне.
Дөнъя гизеп ниләр күргәнеңне,
Сөйлә әле, сөйлә, сөйлә сереңне.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »