Туган көнең (беренче вариант)

Дөньяда син иң кадерлем,
Бердән-берем син минем.
Ниләр генә бүләк итим
Туган көнеңә синең

Җырларымның иң моңлысын,
Таңнарымның иң нурлысын,
Күңелемнең бар җылысын
Бүләк итәрмен барысын.

Йолдызлы иң зур галәмне ,
Чәчәк аткан барлык гөлне,
Эллә бүләк итәргәме
Бу тантаналы көнне.

Җырларымның иң моңлысын,
Таңнарымның иң нурлысын,
Күңелемнең бар җылысын
Бүләк итәрмен барысын.

Котлыймын мин чын күңелдән
Сине туган көнең белән.
Синең бәйрәм — минем бәйрәм
Гел шулай булса икән.

Җырларымның иң моңлысын,
Таңнарымның иң нурлысын,
Күңелемнең бар җылысын
Бүләк итәрмен барысын.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »