Толымнарың

Таң нурларын кушып тараганга,
Толымнарың булды микән озын.
Таңда чишмәләрдән су китергән
Авыл кызы бит син, авыл кызы.

Тибрәндереп толымнарың
Суларга бара идең.
Син бит туган авылыңда
Бәхетле бала идең.

Толымнарың алгач кулларына
Ап-ак булды кинәт әнкәң йөзе.
«Бәхетләрең киселә күрмәсен», — дип,
Кабат-кабат дога кылды үзе.

Тибрәндереп толымнарың
Суларга бара идең.
Син бит туган авылыңда
Бәхетле бала идең.

Толымнарың әнкәң сандыгында,
Толымнардай сүтелеп гомер уза.
Бәхеткәйләр эзләп читкә киткән
Авыл кызы бит син, авыл кызы.

Тибрәндереп толымнарың
Суларга бара идең.
Син бит туган авылыңда
Бәхетле бала идең.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »