Ябалаклап ява карлар

Яңа яуган карга басып
Тагын Яңа ел килә.
Чыксам аны каршыларга
Я моңаям, я көләм.

Ябалаклап ява карлар,
Битемә кунып эри.
Иске елдан Яңа елга
Алар да күчеп йөри.

Әллә ничек сәер миңа
Үткәннәрне озату.
Мөмкинме соң бу гомерне
Тик беразга озайту?!

Ябалаклап ява карлар,
Битемә кунып эри.
Иске елдан Яңа елга
Алар да күчеп йөри.

Ябалаклап ява карлар,
Үтте тагын бер елым.
Эшләнмәгән күпме эш бар,
Ә кыска гомер юлым.

Ябалаклап ява карлар,
Битемә кунып эри.
Иске елдан Яңа елга
Алар да күчеп йөри.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.3 (4 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »