Җиңү көне (беренче вариант)

Җиңү көне иң зур бәйрәм бит ул,
Дүрт күз белән зарыгып көткән көн.
Күпме кайгы, югалтулар аша
Илгә шатлык алып килгән көн.

Җиңү көне җиргә килгән саен,
Яфрак ярган саен бөреләр
Яу кырында калган ир-егетләр
Күңелләрдә кабат терелә.

Ап — ак чәчле әнкәй, җиңгиләр бит
Һаман көтә ирен, улларын.
Гомер буе әрни йөрәкләрдә
Яралары утлы елларның.

Җиңү көне җиргә килгән саен,
Яфрак ярган саен бөреләр
Яу кырында калган ир-егетләр
Күңелләрдә кабат терелә.

Бүген бәйрәм. Күздән яшь тамса да
Без бәхетле — аяз күгебез.
Саклап калсак иминлекне җирдә
Аяз булыр килер көнебез.

Җиңү көне җиргә килгән саен,
Яфрак ярган саен бөреләр
Яу кырында калган ир-егетләр
Күңелләрдә кабат терелә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.1 (37 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »