Атлыйсы юллар алда

Бүген минем туган көнем,
Тик нигәдер ямансу.
Картаясым бер дә килми,
Шуңадыр күңел моңсу.

Яшәп булса, алла бирса,
Тагын берничә дистә.
Теләгемә дә ирешсәм,
Үкенмәс идем һич тә.

Төгәллисе эшләрем бар,
Җырларым җырланмаган.
Җиһан киңлеген яктыртып,
Йолдызым кабынмаган.

Яшәп булса, алла бирса,
Тагын берничә дистә.
Теләгемә дә ирешсәм,
Үкенмәс идем һич тә.

Югалып калмам юлымда,
Бәләгә тарыганда.
Бу авыр тормышны җиңеп,
Атлыйсы юллар алда.

Яшәп булса, алла бирса,
Тагын берничә дистә.
Теләгемә дә ирешсәм,
Үкенмәс идем һич тә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.3 (40 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »