Табыну

Категория: көе сүзләре

Әллә нигә караңгыда түгел
Якты чакта күбрәк абынам.
Тик шулай да бөтен гомерем буе
Мин кояшка, көнгә табынам.

Үрмәт урманында торып калган
Малай чакны бик еш сагынам.
Белсәм дә мин картлык көткәнлеген,
Киләчәккә ныграк табынам.

Мин кош кебек ике канатлымын
Күккә менеп канат кагынам.
Күктә иркен, ләкин тамырларым
Җирдә булгач, җирне сагынам.

Үрмәт урманында торып калган
Малай чакны бик еш сагынам.
Белсәм дә мин картлык көткәнлеген,
Киләчәккә ныграк табынам.

Тормыштан һич өмет өзмәенчә
Мин сабыйдан аңа табынам.
Үзең аңла шуннан бу дөньяга
Мин туарга риза яңадан.

Үрмәт урманында торып калган
Малай чакны бик еш сагынам.
Белсәм дә мин картлык көткәнлеген,
Киләчәккә ныграк табынам.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »