Туган көн (бишенче вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Туган көнеңне котларга килдек бергәләп,
Ак бәхетләр тели сиңа, тели һәр йөрәк.

Кояш та нурларын сибә, сиңа иртәдән.
Кошлар котлау җырын җырлый, сине иркәләп.

Бәхет балкый бүген синең, көләч йөзеңдә,
Җыелганга җан дусларым табын түренә.

Кояш та нурларын сибә, сиңа иртәдән.
Кошлар котлау җырын җырлый, сине иркәләп.

Гөл чәчәкләргә күмелсен барыр юлларың,
Кайгы — хәсрәтсез үтсеннәр гомер юлларың.

Кояш та нурларын сибә, сиңа иртәдән.
Кошлар котлау җырын җырлый, сине иркәләп.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.1 (8 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »