Өфе ни өчен матур?

Категория: көе сүзләре

Өфе каласы ни өчен матур?
Беләм, дускаем, беләм серләрен:
Мин синең белән йөрим урамда,
Миңа елмая синең күзләрең.

Карасаң миңа,
Елмайсаң миңа,
Син дә бик матур,
Өфе дә матур,
Бик матур дөнья!

Таудан тауларга кояш күченә,
Сиңа да миңа балкый шикелле.
Салават батыр корыч атында
Сине дә мине саклый шикелле.

Карасаң миңа,
Елмайсаң миңа,
Син дә бик матур,
Өфе дә матур,
Бик матур дөнья!

Нинди шәһәрләр җирдә күрмәдем,
Булмады минем кайда йөргәнем.
Өфе дисәләр, сине сагынам,
Өфе дисәләр, яна йөрәгем.

Карасаң миңа,
Елмайсаң миңа,
Син дә бик матур,
Өфе дә матур,
Бик матур дөнья!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.9 (14 голосов)
« »