Син сорама "Хәлең ничек?" — диеп,
Яшимен мин сабыр итә — итә.
Бел(ә)сең килсә минем хәлләремне,
Күзләремә кара, шул да җитә.
Син сорама "Сагындыңмы?"— диеп,
Күңел һаман очрашулар көтә.
Бел(ә)сең килсә минем сагышымны,
Күзләремә кара, шул да җитә.
Син сорама "Сөясеңме?"— диеп,
Мәхәббәтем йөрәгемне өтә.
Бел(ә)сең килсә минем сөюемне,
Күзләремә кара, шул да җитә.
Бу җыр Айдар Фәйзрахманов, Айсылу Солтанова, Нәзифә Кадырова, Салават Низаметдинов, Салават Фәтхетдинов, Фәнүнә Сиражетдинова репертуарында бар
Добавлено Almaz в ЧТ, 14/04/2011 - 06:23
«
»