Зәңгәр күзле кызны сагынам

Категория: көе сүзләре

Узган яшьлек сыман,
Ярсу хисләр ерак,
Агалар да, еллар, агалар.
Еллар сәйләнендә, гөлләр бәйләмендә,
Шиңми торган яшьлек җыры бар.

Үткәннәргә калган,
Сүнмәс өчен янган,
Хыял утларына табынам.
Зәңгәр күлмәк кигән,
Зәңгәр гөлләр сөйгән,
Зәңгәр күзле кызны сагынам.

Тойгыларым аша,
Җылы хисләр таша.
Әйтелмәгән, әйтер сүзем бар.
Олы мәхәббәтем,
Сафлык белән бөтөн.
Җырларымда яши тәүге яр.

Үткәннәргә калган,
Сүнмәс өчен янган,
Хыял утларына табынам.
Зәңгәр күлмәк кигән,
Зәңгәр гөлләр сөйгән,
Зәңгәр күзле кызны сагынам.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.6 (18 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »