Онытылыр димә

Категория: көе һәм сүзләре

Исеңдәме сиңа, истәлеккә,
Бүләк иткән идем кулъяулык.
Пар күгәрчен чигеп, төшерсәмдә,
Без барыбер бергә булмадык.

Онытылыр димә, онтырмын димә,
Йөрәгеңнән яздырам димә.

Пар күгәрчен уйный, зәңгәр күктә,
Очкан кебек минем кулымнан.
Өметемне өзми, көтәм сине,
Әзлим һаман кошлар юлыннан.

Онытылыр димә, онтырмын димә,
Йөрәгеңнән яздырам димә.

Пар күгәрчен чигәм төшерсәмдә,
Без барыбер бергә булмадык.
Шомлы күзләремне басар өчен,
Чиктем әле тагын кулъяулык.

Онытылыр димә, онтырмын димә,
Йөрәгеңнән яздырам димә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.1 (7 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »