Кермәгез араларга (беренче вариант)

Сары бөдрә чәчләремне,
Буятам караларга.
Сөю утларында янам,
Килегез араларга.
Сөю утларында янам,
Килегез араларга.

А — а — а, а — а — а
Килегез араларга.
А — а — а, а — а — а
Килегез араларга.

Ләкин берүк тотынабыз
Иң соңгы чараларга:
Уттан аралаган булып,
Димәгез яраларга.
Уттан аралаган булып,
Димәгез яраларга.

А — а — а, а — а — а
Димәгез яраларга.
А — а — а, а — а — а
Димәгез яраларга.

Бөдрә — бөдрә чәчләремне
Ә нигә караларга?
Өзлеп — өзлеп гашыйк булдым —
Кермәгез араларга.
Өзлеп — өзлеп гашыйк булдым —
Кермәгез араларга.

А — а — а, а — а — а
Кермәгез араларга.
А — а — а, а — а — а
Кермәгез араларга.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (5 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар « »