Хуш, мәктәбем!

Имтиханнар инде артта калды,
Җыелыштык соңгы кичәгә,
Һәркем тоя үзен әзер итеп
Таулар, диңгезләрне кичәргә.

Онытмамын, укытучым,
«Бәхетле бул» дип әйткәнең.
Яшь аралаш кабатлыймын:
«Хуш, мәктәбем, хуш, мәктәбем!»

Әлифбаның хәрефләре аша
Сукмак салдык яшәү серенә.
Әнкәемдәй иң кадерле кеше —
Укытучым — йөрәк түрендә.

Онытмамын, укытучым,
«Бәхетле бул» дип әйткәнең.
Яшь аралаш кабатлыймын:
«Хуш, мәктәбем, хуш, мәктәбем!»

Ышаныгыз: сезнең исемегезгә
Бер тап төшмәс, менә күрерсез.
Ялгыш адым әгәр ясый калсак,
Киңәш сорап сезгә килербез.

Онытмамын, укытучым,
«Бәхетле бул» дип әйткәнең.
Яшь аралаш кабатлыймын:
«Хуш, мәктәбем, хуш, мәктәбем!»

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
« »