Туган көн вальсы (икенче вариант)

Котлап сине туган көнеңдә
Алтын кояш сибә нурларын.
Кояш балкыган язгы иртәдәй,
Якты булсын, якты булсын
Тормыш юлларың.

Яшьлегебез матур булганга,
Матур җырлар килә күңелгә.
Мактап яшьлекнең матур таңнарын
Җырла, дускай, җырла, дускай,
Туган көнеңдә.

Шаулап-гөрләп сүнмәс дәрт белән
Шат җыр булып яшә син җирдә.
Туган көнеңдә тагын бер теләк:
Мәңге яшь бул, мәңге яшь бул,
Картайма бер дә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.4 (26 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »