Сабыйлар күңелен аңлагыз

Кояшка омтылган гөлләрдәй,
Сабыйлар кочакка үрелә,
Әтисе, әнисе янында
Калырга гомергә гел бергә.

Әтисе, әнисе булганда
Бер ни дә кирәкми сабыйга.
Алданып вакытлы язмышка
Салмагыз баланы кайгыга.

Баланы ятларга калдырып,
Ятимлек утына салмагыз.
Өзелеп яраткан балага
Чит кешеләр булып калмагыз.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (5 голосов)
« »