Көзге чәчкәләр

Кошлар ерак киткәч,
Салкын җилләр искәч,
Башын ия көзге чәчкәләр.
Сиңа көзләр түгел,
Язлар килер идем,
Әгәр сине көтә дисәләр.

Нигә сон, бу сөю,
Һәрчак соңлап көю,
Сирәк була нурлы язмышлы.
Ләкин күңелләргә,
Сүнмәс өметләргә
Үзе бәхет аның сагышы.

Мин эзлимен җирдә,
Карлар ява эзгә,
Ява карлар, ява тәңкәләр.
Сөюләрең көчле,
Эзлә дигән төсле
Башын игән көзге чәчкәләр.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.1 (8 голосов)
« »