Әтиемә (беренче вариант)

Килгән чакта газиз бу дөньяга
Пар канатлар миңа бирелгән.
Тик әтием безне ташлап киткәч,
Сыңар канаткаем бөгелгән.

Их, әтием, сабый чагымда
Ник булмадың икән янымда?

Бәлки, әти, син дә бездән киткәч,
Көйгәнсеңдер кайгы-газаптан.
Ә нигә соң, нигә һәрчак шулай
Үкенүләр килә азактан.

Их, әтием, үскән чагымда
Ник булмадың икән янымда?

Үпкәләмим, әти, һич тә сиңа,
Кара җилләр кергән арага.
Бигрәкләр дә сиңа охшап үстем,
Бәлки бер килерсең карарга.

Их, әтием, авыр чагымда
Булсаң икән минем янымда.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »