Мин язларда

Әллә мин кайттым язларга,
Миңамы кайтты язлар.
Күңелемдә гөрләвектәй,
Бөркелеп акты назлар.

Гаҗәпмени кемнең кемгә
Ашкынып килүләре.
Йөрәк өчен тирәнмени
Сагышны кичүләре.

Көпә-көндез яланнарда
Умырзая шам җыя.
Шул чакларда кем адашсын:
Язлар миндә, мин язларда.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »