Хатларым

Бер генә сүз кечкәй сәламенә
Зар-интизар йөргән чакларым.
Канатлары сынган аккош кебек,
Очалмыйлар сәлам хатларым.

Синең өчен генә җырлыйсы җыр
Хат эчендә йончый, интегә.
Синең өчен кабызылган йолдыз
Күңелемдә бушка нур түгә.

Әйтче, иркәм, нигә хатларың юк,
Язган хатлар җавап көтәләр.
Сиңа булган минем якты хисләр
Әйтелмичә кире китәләр.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (2 голоса)
« »