Туган як вальсы

Күкрәгемдә бер җыр талпына
Туган җирем, синең хакыңда.
Сөюемне сөйләр җырымны
Отып алсын иде халкым да.

Җырлыйк та, биик
Дүртөйле вальсына.
Бу дәртле моңнарга
Күңелләр ярсына.

Ят якларда синнән еракта
Ямь табалган чагым бик сирәк,
Туган җирем — бишек җырымны
Сагына да тора бу йөрәк.

Җырлыйк та, биик
Дүртөйле вальсына.
Бу дәртле моңнарга
Күңелләр ярсына.

Дүртөйленең бар якты сыны
Агыйделкәемдә чайкала.
Сокланып та һичбер туялмыйм:
Миңа бит ул иң матур кала.

Җырлыйк та, биик
Дүртөйле вальсына.
Бу дәртле моңнарга
Күңелләр ярсына.

Син минем яшьлегем,
Син минем шат моңым.
Син иҗат төягем,
Бәхетем, шатлыгым.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »