Ачуланма, әнкәй

Картаясың инде әллә, әнкәй,
Маңгаеңда арта сырларың.
Ачулана торгансыңдыр инде,
Язмадың дип миңа җырларың.

Ачуланма, әнкәй, ачуланма,
Җырлар язмыйсың дип хатларга.
Синең өчен иң-иң моңлы җырлар
Йөрәгемдә минем саклана.

Картаймыйсың, әнкәй, минем өчен
Син һаман да яп-яшь сылусың.
Гомер буе газиз балаң өчен
Сүнмәс йөрәгеңнең җылысы.

Ачуланма, әнкәй, ачуланма,
Җырлар язмыйсың дип хатларга.
Синең өчен иң-иң моңлы җырлар
Йөрәгемдә минем саклана.

Үстердең син, талмас канат бирдең
Очар өчен миңа югары.
Онытмадым, әнкәй, онытмадым
Балачакта калган юлларны.

Ачуланма, әнкәй, ачуланма,
Җырлар язмыйсың дип хатларга.
Синең өчен иң-иң моңлы җырлар
Йөрәгемдә минем саклана.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.7 (46 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »