Гүзәл җыр кебек

Хәтеремдә: ул көн аяз иде,
Күкрәп үскән иде чәчкәләр.
Шаян карашларың йөрәгемә
Мәхәббәттән гөлләр чәчтеләр.

Гөлләр мәңгелеккә тамыр җәйде,
Көлеп, җырлап, ярсып үстеләр.
Тик нигә соң ул бәхетле көннәр
Нигә болай бик тиз үттеләр?

Синсез үткән минем һәр минутым
Зарлы, моңлы, авыр ел кебек.
Бергә булган чагым, җырлап бетми,
Өзелеп калган гүзәл җыр кебек.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 1 (1 голос)
« »