Гашыйклар каены

Һәр гашыйкның үз каены була
Сер чишәргә ялгыз калганда,
Уйга чумып зиһен таралганда,
Күңел тулып, йөрәк янганда.

Үз каеным гына аңлый кебек,
Яннарыңда сине көткәндә.
Битләремнән сыйпый яфраклары
Сагыш яшьләремне түккәндә.

Һәр гашыйкның үз каены була,
Серләшәләр алар җай гына.
Сөю хисе гүя ак каенда,
Гашыйкларсыз каен кайгыда.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »