Әнкәй (дүртенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Тәүге ачкан иң мәһабәт ишек,
Туган ильне ачкан ишектер,
Шул ишектән әнкәй ятлап чыкса,
Ерактан да йөрәк ишетер.

Кагылма син, картлык, әнкәемә,
Адымыңны берүк кичектер,
Әнкәй керсә, әнкәй көрсенсәдә,
Ерактан да йөрәк ишетер.

Язмышымны назлап тирбәтүче,
Әнкәй кулы җылы бишектер,
Шатлыгымны хисләп, сагышымда,
Һәр бер күзәмнәген ишетеп.

Кагылма син, картлык, әнкәемә,
Адымыңны берүк кичектер,
Әнкәй керсә, әнкәй көрсенсәдә,
Ерактан да йөрәк ишетер.

Үз ягыма озак кайтмый торсам,
Сагынуым җанны үксетер…
Сагынуның сары сандугачы
Сайраганын әнкәй ишетер.

Кагылма син, картлык, әнкәемә,
Адымыңны берүк кичектер,
Әнкәй керсә, әнкәй көрсенсәдә,
Ерактан да йөрәк ишетер.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.5 (2 голоса)
« »