Үзең бүләк (икенче вариант)

«Туган көнең белән котлыймын!» — дип мине,
Ак чәчкәләр сиптең юлыма,
Син бит үзең бүләк,
Парлап типсең йөрәк,
Куларыңны бирче кулыма.

Син бит үзең бүләк,
Парлап типсең йөрәк,
Кулларыңны бирче кулыма.

Тик мин синең белән,
Бары синең белән,
Чын бәхетле саныйм үземне,
Син табышым минем,
Булма тик сагышым,
Булчы сабыр, булчы түземле.

Син табышым минем,
Булма тик сагышым,
Булчы сабыр, булчы түземле.

Тормыш ваклыклары сизелми дә үтә,
Чын мәхәббәт булса йөрәктә,
Бәхет кошым булып сайрап торсаң иде,
Оябызны корган төбәктә.

Бәхет кошым булып,
Сайрап торсаң иде,
Оябызны корган төбәктә.

Син бит үзең бүләк
Парлап типсең йөрәк,
Кулларыңны бирче кулыма

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »