Сандугачымны очырдым,
Былбыл тоталмам инде.
Син онытсаң — онытырсың,
Мин оныталмам инде,
Мин оныталмам инде.
Сандугач канат кага,
Канатлары талса да;
Бәгырькәем, онытмамын,
Син оныткан чакта да.
Сандугачның балалары
Сайрый алмый читлектә.
Кара кашым, карлыгачым,
Күрешәлмабыз ничек тә,
Күрешәлмабыз ничек тә.
Сандугач канат кага,
Канатлары талса да;
Бәгырькәем, онытмамын,
Син оныткан чакта да.
Сандугач баласы булсам,
Күктә уйнар идем мин.
Синең сөймәсеңне белсәм,
Күптән үләр идем мин,
Күптән үләр идем мин.
Сандугач канат кага,
Канатлары талса да;
Бәгырькәем, онытмамын,
Син оныткан чакта да.