Моңсу көзем

Категория: көе һәм сүзләре

Көзге яфрак коела,
Агым су өсләренә,
Карап җеләпләр калдым
Саргайган төсләренә.
Карап җеләпләр калдым
Саргайган төсләренә.

Алтын көзнең яфракларын
Кочтым мин күкрәгемә,
Моңсу көзем һәйран калды
Йөрәгемнең тетрәвенә.

Озатып торып калдым
Яшьле күзләр талганчы,
Сагышымны алыгыз,
Мин күмергә калганчы.
Сагышымны алыгыз,
Мин күмергә калганчы.

Алтын көзнең яфракларын
Кочтым мин күкрәгемә,
Моңсу көзем һәйран калды
Йөрәгемнең тетрәвенә.

Нигә әрни бу йөрәк?
Ниләр җитми аңарга?
Әйтәлмичә калдым бит
Сөям сүзе сиңарга!
Әйтәлмичә калдым бит
Сөям сүзе сиңарга!

Алтын көзнең яфракларын,
Кочтым мин күкрәгемә,
Моңсу көзем һәйран калды,
Йөрәгемнең тетрәвенә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »