И, Ходай, исәнлек бир…

Кешегә гомерләр бирелә
Мең түгел, бары тик бер генә.
Кулымнан төшермәм мин сине
Җаныем, төшермәм гомергә.

Мин сине ташламам мәңгегә-мәңгегә,
Шул ачы язмышлар кулына.
Ташламам беркайчан, беркайда, беркемгә,
И, Ходай, исәнлек бир син миңа (безгә)!

Тиз үтә бу тормыш язлары,
Ә алда — салкыны, карлары.
Мин сине өшетмәм, туңдырмам,
Дөньяда онытма мин барын.

Мин сине ташламам мәңгегә-мәңгегә,
Шул ачы язмышлар кулына.
Ташламам беркайчан, беркайда, беркемгә,
И, Ходай, исәнлек бир син миңа (безгә)!

Без икәү — бербөтен, син дә мин,
Кайгы да, шатлык та гел уртак.
Йөрәкләр мәңгегә бәйләнгән,
Мәхәббәт — мәңгелек табышмак.

Мин сине ташламам мәңгегә-мәңгегә,
Шул ачы язмышлар кулына.
Ташламам беркайчан, беркайда, беркемгә,
И, Ходай, исәнлек бир син миңа (безгә).
Бәхетле булырга килгәнбез бу җиргә,
И, Ходай, исәнлек бир син безгә!

Ноты для песни: 
Ноты для песни «И, Ходай, исәнлек бир…»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.4 (26 голосов)
« »