Гөлнара

Категория: көе сүзләре

Туган якка очкан кошлар
Күкрәк белән юл яра.
Яз моңнарын тыңласам да.
Уемда син, Гөлнара.

Туган якта, маяк төсле,
Яшь каеннар агара.
Сиңа кушылып сайрарга
Кошлар кайта, Гөлнара

Туган якка нур өстисең.
Яз гөлеңдәй, Гөлнара.
Гөлләр арасында үсеп,
Үзең гөл булмый кара?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »