Гөлсемем

Категория: көе сүзләре

Гөлләр йокыга талганчак.
Ай карый җиргә көлеп
Буразналарым сузыла.
Синең толымың кебек.

Гөлсемем, Гөлсемем,
Иң матур җырлардан матур.
Матур миңа синең исемең.

Ай да батар, таң да атар.
Бөтен дөнья уяныр.
Сине сагынып, мәхәббәтем
Сандугачтай моңланыр.

Гөлсемем, Гөлсемем,
Иң матур җырлардан матур.
Матур миңа синең исемең.

Айга карап юксынмыйм.
Син ерак айда түгел.
Без һәрвакыт икәү бергә.
Син — йөрәгемдә минем.

Гөлсемем, Гөлсемем,
Иң матур җырлардан матур.
Матур миңа синең исемең.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 1 (1 голос)
« »